Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында

Республикада арендага алынган пай җиренең бер гектары өчен уртача 710 сум түләнә.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында билгеләнгән. Республикада арендага алынган пай җиренең бер гектары өчен уртача 710 сум түләнә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин хәбәр итте.

"Соңгы биш елда пай җирләре өчен түләү хакы 400 сумнан 710 сумга кадәр артты. Бүген республикада арендага алынган пай җирләре өчен уртача түләү 710 сумны тәшкил итә", - диде бүлек башлыгы.

Аның сүзләренчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы аренда түләвен язгы бодай бәясенең 5 проценты итеп билгеләгән. Бу бер гектар җир мәйданы өчен - 707 сум дигән сүз.

2017 елда исә, министрлык бер гектар пай җирен кулланган өчен түләү хакын 750 сум дип билгели.

"Пай җирләрен арендага алып кулланган өчен иң зур түләү - Кукмара районында. Монда бер гектар җир өчен уртача 1061 сум түлиләр. Иң азы - Югары Осланда - 464 сум", - диде Дружин.

Җир пае хуҗасы үз кишәрлеген кыска яки озак вакытлы срокка авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы, инвесторларга яки хуҗалыкларга бирелә ала. Арендага алучы һәм арендага бирүче арасында килешү төзелә. Анда уртак хокуклар, бурычлар, җир пае өчен түләү суммасы, аренда срогы һәм түләү шартлары күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев