Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда армиягә барудан куркып, 17 яшьлек үсмер үз-үзенә кул салган

    Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган. - Улым: "Армиядә үтерергә өйрәтәләр, мин теләмим, бармыйм. Бәлки кем дә булса телидер, кем дә булса телидер", - дип әйтә иде, - ди әни кеше. - Аны...

    Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган.

    - Улым: "Армиядә үтерергә өйрәтәләр, мин теләмим, бармыйм. Бәлки кем дә булса телидер, кем дә булса телидер", - дип әйтә иде, - ди әни кеше. - Аны бервакыт егетләр кыйнаган иде. Ул, армиядә дә андыйлар булачак, дип әйтә килде. Үзен начарлыклар көткән мохиткә эләгүдән курыкты.

    Әни кеше әйтүенчә, улының үз-үзенә кул салуы - мәктәп укытучылары һәм психологларның канәгатьләнерлек эш алып бармауларына да бәйле. Улын еш кына сыйныфташлары кыйнаган, ә укытучылар, психологлар битарафлык күрсәткән. Шуның аркасында өч мәртәбә мәктәбен алмаштырырга туры килгән.

    - Яңа мәктәптә танышкан вакытта аңа, юләрләр генә мәктәптән мәктәпкә күчеп йөри, дип әйткәннәр. Бу сүзләр бит бөтен сыйныф алдында әйтелгән, - ди әни кеше. - Хәтта мәктәпне тәмамлагач улыма сыйфатлама да язып бирмәделәр.

    Реклама

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: