Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, машина йөртүчеләр гаебе белән үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. 2014 елда шул рәвешле һәлак булучылар 19 гына булган.
Ел башыннан Татарстанда җәяүлеләр катнашында 1491 һәлакәт теркәлгән. Шуның аркасында 1396 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Елның 11 аенда җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозу аркасында 601 һәлакәт килеп чыккан. Шуларда 114 кеше үлгән, 508е имгәнгән.
Нет комментариев