Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сөйгәнемә хат" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Үзенең тарихы белән безнең эрага кадәр II гасырга барып тоташучы "Изге Вәли" бәйрәмен билгеләп үтү соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Яраткан кешеңә мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар, бүләкләр бирү үзе бер күңелле бит! Гашыйклар көне уңаеннан без дә газетабыз сайтында "Сөйгәнемә хат" дигән бәйге игълан иткән идек. Мәхәббәт хисләре белән...

Үзенең тарихы белән безнең эрага кадәр II гасырга барып тоташучы "Изге Вәли" бәйрәмен билгеләп үтү соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Яраткан кешеңә мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар, бүләкләр бирү үзе бер күңелле бит!

Гашыйклар көне уңаеннан без дә газетабыз сайтында "Сөйгәнемә хат" дигән бәйге игълан иткән идек. Мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләр дә, язмалар да шактый күп килде. Сайтка урнаштырылган сөю хатларыннан иң күп укылганы Алисәнеке иде. "Раил, матурым! Февральнең үзәк өзгеч салкыннарында минем күңелемне җылытучы, яшәүгә ямь өстәүче син ул, җаным! Синең мәхәббәтең мине бу якты җир йөзендә иң бәхетле кешеләрнең берсе итә", - дип яза ул.

Гүзәл Хөснетдинова үзенең мәхәббәт хисләрен сөйгәне Русланга юллый: "Җаным, бәгърем, яратканым, бердәнберем, куян шикелле йомшагым, җимешем! Мин сине үлеп-үлеп яратам".

Кояшкайның хатына күз салыйк: "Рәдиф! Синең белән яшәгән хәзерге көнем, синсез яшәгән тормышым белән чагыштырганда, икесе ике дөнья булып күренә миңа. Әйтерсең, тормышым сине очраткач кына салават күпере төсләренә күмелде. Син генә тормышның бар ямен, матурлыгын күрергә, яратып һәм яратылып яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе барлыгына ышандырдың".

Ә менә Кукмарадан Харис Мостафинның шигъри тәлгәше һәм 81 яшьлек гашыйкның хаты беренче урынга лаек дип табылды.

Гашыйк
Нигә икән йөрәк
Шашып-шашып тибә?
Урамнарга чыгып
Кычкырасы килә.
Күңелдән җыр сузам,
Хисләр тора ташып,
Белә микән бар да
Мин гашыйк бит, гашыйк!
Бар нәрсә дә матур,
Матур күк йөзе дә.
Гүя канат үскән,
Очам күк үзем дә.
Бөтен кеше әйбәт,
Гүзәл дә соң дөнья!
Үтәп кенә торам
Ни кушсалар миңа.
Хисләр тора ташып
Мин гашыйк бит, гашыйк!
Кем шушындый хәлдә
Бүлешергә ашык!

Мәхәббәт угы кадалса...
Их, җегетләр! Мәхәббәт угының йөрәгеңнең нәкъ уртасына килеп кадалачагын алданрак белеп булса икән ул. Ник дисәң, хәстәрен күреп торыр идең. Даруын кабып, пөхтәрәк киемнәреңне киеп дигәндәй...

Кояшлы, бөреләр күзләрен ачкан яз иртәсендә мәхәббәт малае минем белән шаярырга булган. Каршымда - Ул! "Нихәл, абзый. Кая барыш? Ярдәм кирәк түгелме?" Беттем! Үзем дә сизми калдым, кулдан таяк төшеп китте. Аны алырга икебез дә иелдек... башлар бәрелеште, очкыннары йөрәкне өтеп алды, алдымда упкын - мәхәббәт упкыны. Таякка ябышып, шул упкынга очам. Аны да өстерим. Ә ул упкын читендә кояш нурларына уранып баскан да, көлә-көлә, миңа кул суза, таягымны да ычкындырмый, тартып та чыгармый.
Шуннан башланды инде... 30 ел кулыма гармун алган юк иде - тезләремә тальяным менде. Саргайган дәфтәрләрнең чиста битләре шигырь юллары белән сырланды. Өйдәгеләр көн саен кием алыштырганыма аптырый. Таягым да чолан почмагында урын алды. Һәр көн аны күрер өчен юк йомышны бар итеп урам әйләндем. Төннәрем татлы, ләззәтле төшләр белән саташып узды. Гомумән, мин гашыйк булдым. Телсез гашыйк, төссез гашыйк, өметсез гашыйк, гомерсез һәм ялгыз гашыйк, тик барыбер гашыйк.

Җә, җегетләр, бүгенге халәтемне сезгә дә җиткерә алдыммы икән? Сезнең дә шук-шаян, шаян мәхәббәт малаеның гыйшык угы тәмен минем кебек татып караганыгыз бармы? Ярату хисләрен сиздермәскә тырышып телсез калганыгыз, иркәлим-назлыйм, дип сузган кулның һавада асылынып калганы бармы?

Җаннарым өзгәләнеп биргән сорауларым бүгенге көндә өлкән, бик өлкән яшьтәгеләр өчен. Мәңгелек ахирәткә мин дөньяда кылган гамәл-гыйбадәтләрем белән бергә гөнаһсыз, саф, керсез, серле, яшерен чал мәхәббәт хисләремне дә алам.
Шушы юлларны укыганда күңелеңдә татлы дулкын барлыкка килсә, таныдыңмы: ул - син, минем мәхәббәт Алиһәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk