Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субсидияләр түләүдә үзгәрешләр

Быел 19 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертү хакындагы яңа закон кабул итте. Хәзер ярдәм чаралары мохтаҗлыкны исәпкә алып күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә субсидияләр алучы ветераннарның моңа хокуклары сакланып калачак. Закондагы үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан социаль ярдәмнән файдалану хокукына ия...

Быел 19 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертү хакындагы яңа закон кабул итте. Хәзер ярдәм чаралары мохтаҗлыкны исәпкә алып күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә субсидияләр алучы ветераннарның моңа хокуклары сакланып калачак. Закондагы үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан социаль ярдәмнән файдалану хокукына ия булачак ветераннарга кагыла. Ел дәвамында исә районда яңа 100 ветеран исәпкә алына. Алар уртача айлык керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган очракта гына социаль ярдәмнән файдалана алачак.

Шулай ук өйләрдәге стационар телефоннар өчен "Абонент түләве буенча субсидия" дигән төшенчә бетә, телефон элемтәсеннән файдаланган өчен түләү субсидияләнәчәк.

2016 елның 1 гыйнварыннан пенсионерларга ай саен бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә пенсионерның кеременә карап башкарылачак. Кереме 20 мең сумнан кимрәк булганда - түләү 427 сум, кереме 20 мең сумнан артык булганда - 280 сум тәшкил итәчәк. Бердәм айлык социаль юл(проездной) билетының бәясе 427 сум булачак. Аны алырга, керемнәре нинди булуга карамастан, барлык пенсионерлар да хокуклы булачак.

Пенсионерларның керемнәре турындагы барлык мәгълүматлар Пенсия фондыннан алына, пенсионерларның үзләренә килү кирәкми. Әгәр пенсионер бу мәгълүматлар белән килешми, яисә кереме үзгәргән икән, шул чакта документлары белән социаль яклау бүлегенә килә ала.

Алда әйтелгән мәгълүматлар пенсионерларның өйләренә җибәреләчәк счет-фактураларда күрсәтеләчәк. Барлык сораулар белән республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмарадагы бүлегенә 2-83-94, 2-61-09, 2-76-11 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk