Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студент еллары онытылмый

Кичә Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү бүлеген 1970 елда тәмамлаган, бүгенге көндә инде кайсы җиденче, кайсы сигезенче дистәне ваклаган төркемдәшләрнең очрашуы булды. Алар төрле төбәкләрдән - Азнакай, Сарман, Арча, Зәй районнарыннан килгәннәр. Икесе безнең районнан: Миннәхмәт Зәкиевны район халкы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеген җитәкләгән олы тәҗрибәле инженер...

Кичә Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү бүлеген 1970 елда тәмамлаган, бүгенге көндә инде кайсы җиденче, кайсы сигезенче дистәне ваклаган төркемдәшләрнең очрашуы булды. Алар төрле төбәкләрдән - Азнакай, Сарман, Арча, Зәй районнарыннан килгәннәр. Икесе безнең районнан: Миннәхмәт Зәкиевны район халкы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеген җитәкләгән олы тәҗрибәле инженер буларак белә, Алексей Германов Ошь. Юмья авылыннан, гомер буе укытучы булып эшләгән.

Гомерләрен тырыш хезмәт белән үткәргән, җаваплы урыннар биләгән ветераннар истәлекләрне барладылар, уен-көлкеле сүзләр белән бер-берсенең кәефләрен күтәрергә омтылдылар, моңаеп-сагышланып алулар да булды. Арчадан килгән аеруча җор телле Мансур абый Туктаров:

-Алда 30 ел гомерем, 70 еллык эшем бар әле,- дип елмаеп куйды. Шәт, барчасының да шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk