Сәләтле укучылар район башлыгы стипендиясенә лаек булды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган. Менә кемнәр алар: 1.Рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Сирәҗетдинова Айгөл, Пычак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы; 2.Татар теле һәм әдәбияты...
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган. Менә кемнәр алар:
1.Рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Сирәҗетдинова Айгөл, Пычак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
2.Татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Салахова Таңсылу, Зур Сәрдек Гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;
3.Физика фәне буенча Гыйниятуллин Булат, Кукмара 3 нче номерлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
4.Тарих фәне буенча Мотыйгуллина Динә, Мәмәшир урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
5.Химия фәне буенча Гарифҗанова Чулпан, Пычак урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
6.Хезмәт фәне буенча Рахимянова Алинә, күппрофильле лицейның 10 нчы сыйныф укучысы;
7.Удмурт теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Якимов Владимир, Түбән Үрәс урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
8.Физик культура фәне буенча Җиһаншин Айнур, А. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 9 нчы сыйныф укучысы.
Укучыларга "Иң яхшы укучы" дип исемләнгән медаль һәм киләсе уку елы дәвамында ай саен стипендия биреләчәк.
фото: http://islamforum.ru/threads/%D0%9F%D0%9E%D0%97%D0%94%D0%A0%D0%90%D0%92%D0%9B%D0%95%D0%9D%D0%98%D0%AF.435/page-2
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев