Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Словакиялеләрне райондашыбыз Иван Попонин белән бәйле мәгълүматлар кызыксындыра

Без Кукмара районы кешесе, хәрби очучы, кече лейтенант Иван Иванович Попонинның тормышына кагылышлы мәгълүматлар белән кызыксынабыз. Иван Попонин 1922 елда Кукмарада дөньяга килә. 1941 елда армиягә алына. Ул 27 ШАД, 525 ШАП составында ИЛ-2 самолеты очучысы була, 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югала. Аның әтисе Иван Трофимович Кукмарада яшәгән. Мин...

Без Кукмара районы кешесе, хәрби очучы, кече лейтенант Иван Иванович Попонинның тормышына кагылышлы мәгълүматлар белән кызыксынабыз. Иван Попонин 1922 елда Кукмарада дөньяга килә. 1941 елда армиягә алына. Ул 27 ШАД, 525 ШАП составында ИЛ-2 самолеты очучысы була, 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югала. Аның әтисе Иван Трофимович Кукмарада яшәгән.

Мин Словакиядә эзләү эшләре алып барам, 1944-48 елларда һәлак булган совет очучыларын эзләү белән шөгыльләнәм. Архив мәгълүматлары буенча, ул 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югалган. Бу көнне ИЛ-2 Словакиянең Михайловцев шәһәре тирәсендә бәреп төшерелә. Бер документтан күренгәнчә, дүрт очучының өчесе һәлак булган, ә берсе - Иван Попонин исән калган.

Безнең Иван Попонинның тормышы хакында беләсебез килә. Ул өенә исән-имин кайттымы икән? Әгәр дә кайткан булса, сугышчан дуслары белән төшкән фотосурәтләр дә сакланадыр. Әгәр Иван Попонин хакында ниндидер мәгълүматка ия булсагыз, Словакиягә җибәрә алмассызмы икән?

Сезгә алдан ук рәхмәт сүзләре белән Бурса Стано. Хәбәрләрне юллау өчен электрон адрес: fefo@stonline.sk.

фото: http://om.at.ua/news/2010-05-30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk