Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шепшеңәрдә яшәүче Һәдия апа белән Хәсәнша абыйның алтын туе булды

Безнең кечкенә генә Шепшеңәр авылында яшәүче Һәдия апа белән Хәсәнша абый Дәүләтшиннарның алтын туйлары булды. Бу гаилә авылыбыз халкы өчен ак әби белән ак бабай булып тора. Һәркем аларны хөрмәт итә. Алар кечесен-олысын аермыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешегә ярдәм итәргә әзер. Өч балалары да югары уку йортларында белем алып,...

Безнең кечкенә генә Шепшеңәр авылында яшәүче Һәдия апа белән Хәсәнша абый Дәүләтшиннарның алтын туйлары булды. Бу гаилә авылыбыз халкы өчен ак әби белән ак бабай булып тора. Һәркем аларны хөрмәт итә. Алар кечесен-олысын аермыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешегә ярдәм итәргә әзер. Өч балалары да югары уку йортларында белем алып, гаилә корып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр.

Сугыштан соңгы авыр тормышның ачысын үз җилкәләрендә күтәреп, сынауларга бирешмичә, Ходай биргәнгә риза булып яшәделәр алар. Һәдия апа көнне-төнгә ялгап фермада эшләде. Ә Хәсәнша абый балта остасы иде, үз гомерендә урман кисеп күпме йортлар җиткерде, әле хәзер дә тәрәзә рамнары ясатырга башка авыллардан ук киләләр. Авылда клубны да карап тора, түбәсен төзәтергә, идәнен кагарга, аны ничек тә саклап калырга тырыша. Авыл бетмәсен, дип гомер итә.

Рашидә КАЮМОВА

фото: http://www.playcast.ru/communities/mastera/?act=news&id=90811&page=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk