Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шахмат үги булып калмасын иде

Районыбызның спорт казанышлары, бәхәссез, зур. Дистәләгән автобуслар белән бүләкләнү һәр районга тәтемәгәндер. Спорт корылмалары да арта тора. Әмма республика ярышларында күпләрдән өстен булган шахмат-шашкачыларыбызга әлегә игътибар җитеп бетми. Берничә ел рәттән балалар арасында үткәрелеп килгән "Кама арты" кубогына алты турда (Казан, Баулы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск) уза торган...

Районыбызның спорт казанышлары, бәхәссез, зур. Дистәләгән автобуслар белән бүләкләнү һәр районга тәтемәгәндер. Спорт корылмалары да арта тора. Әмма республика ярышларында күпләрдән өстен булган шахмат-шашкачыларыбызга әлегә игътибар җитеп бетми.
Берничә ел рәттән балалар арасында үткәрелеп килгән "Кама арты" кубогына алты турда (Казан, Баулы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск) уза торган турнирда Кукмараның яшь шахматчылары Айнур Җиһаншин (өлкән сыйныф группасы), Ирек Галиев, Диана Гарәфетдинова (кече яшьтәге укучылар группасы) - лидерлар арасында. Алты турнирның өчесе зачетка алына һәм ике турнирда уңышлы чыгыш ясаган Айнурны Кубок иясе булудан нибары бер турнир нәтиҗәсе көттереп тора.
Бу өч баланың ата-аналары ул-кызларының уңышларына сөенеп, ярышларга үзләре алып бара.
-Сәләтлеләр тагын да бар, тик барлык әти-әниләрнең дә кесәләре мөмкинлек бирми, - ди шахмат түгәрәге җитәкчесе Владислав Абдулов.
Әлбәттә, Шахмат сарае булган нефтьчеләр каласы Әлмәт белән чагыштырып булмый Кукмараны, балалар өчен шахмат мәктәбе, өлкәннәр өчен шахмат клубы булган Лениногорск шәһәре дә шул ук нефть байлыгына ия. Юкка гына өметле шахматчыбыз Василий Васильев шул төбәккә чакырылып, шунда яшәп, шахмат уйнап ятмыйдыр.
Кукмарадагы күппрофильле лицейда эшләп килгән шахмат түгәрәге балаларның шахматка булган ихтыяҗын һич кенә дә канәгатьләндереп бетерә алмый. В.Абдулловтан борынгы уен серләренә өйрәнергә теләүче алты яшьлек кырык бала шахмат түгәрәгенә йөрергә дип язылган әнә. Аларны мавыктыру өчен ак-кара шакмаклы такталар гына җитми, компьютерлар да, зуррак бүлмәләр дә булу кирәк.
Шахматчылар бәхетенә, бирегә кайтып төпләнгән Кукмара кияве Таһир Ямалов шахматка мөкиббән булып, төрле зурлыктагы шахмат такталарын сандык рәвешендә итеп, фигуралар ясау белән "чирләгән" зат. Аның фигураларын Универсиада да бөтен дөнья вәкилләре йөртеп юанды. Зур Кукмара мәктәбенең иске интернат бинасында шахмат клубы төзү хыялына чын-чынлап ышанып йөри ул.
Энтузиастлар булу - зур байлык инде ул. Тик аларның ашкынып җилкенгән канатлары сынмасын дисәк, мәгариф, спорт һәм яшьләр белән эш идарәләре төп чыгымнары бюджет исәбенә кертелгән бина, штат булдыру турында уйлансыннар иде. Спортка һәрдаим хәерхаһлы карашта торган район җитәкчелегенең моңа битараф калмасына иманым камил.
"Шахмат гроссмейстеры фикерләү дәрәҗәсе буенча фән докторына тиңдәш ул", - дип әйтергә ярата үзе дә шахмат чиреннән айный алмаган Камил Шәймәрданов. Ышанам. Инде уйный белгән, уйнарга дәртләре ташып торган балаларны, яшүсмерләрне зирәк акыллылар уеныннан читкә, урамга этәрмәскә иде. Өлкән яшьтәгеләр өчен дә миләрен тутыктырмаска бик әйбәт чара булыр иде.
Сез ничек уйлыйсыз, укучыларыбыз?

Азат САБИТОВ

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала шахмат спорт

erid: 2VtzqxWHLUk