Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Самолет һәлакәтендә гомере өзелгән кызның әтисе Кукмара савыт-сабалар заводында эшли

"Казан" аэропортында 17 ноябрь кичендә булган, күңелләрне тетрәндергән коточкыч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан кузгалып, очыш полосасына төшкәндә һәләкаткә очраган "Боинг 737" лайнеры бортында барлыгы 44 пассажир, 6 экипаж әгъзасы булган. Кызганычка каршы, аларның берсе дә исән калмады. Һәлак булучылар илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән, алар арасында Казанда...

"Казан" аэропортында 17 ноябрь кичендә булган, күңелләрне тетрәндергән коточкыч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан кузгалып, очыш полосасына төшкәндә һәләкаткә очраган "Боинг 737" лайнеры бортында барлыгы 44 пассажир, 6 экипаж әгъзасы булган. Кызганычка каршы, аларның берсе дә исән калмады. Һәлак булучылар илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән, алар арасында Казанда ире Илфир белән гомер иткән Алия Әхмәтшина да бар. Алия үзе Нократ Аланы кызы, әтисе Илдар Әхмәдуллин Кукмарадагы металл савыт-сабалар заводында производство җитәкчесе булып эшли. Аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Олы фаҗигагә таручыларның якыннарына, гаиләләренә бу хәсрәтне күтәрергә Ходай көч, сабырлык бирсен.

фото: http://vk.com/aliyaahm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk