Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салым инспекциясе хәбәр итә: милек салымнарын түләүнең соңгы көне – 5 ноябрь

Агымдагы елның май аеннан августка кадәр салым органы тарафыннан физик затлар - күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир участоклары ияләренең милек салымнары исәпләнде һәм җибәрелде. Физик затлар тарафыннан җирле салымнарны түләүнең соңгы көне - 5 ноябрь якынлаша. 25 сентябрьгә районыбыз җирлекләре бюджетларына транспорт, җир, милек салымнарын түләүчеләрдән тиешле сумманың нибары...

Агымдагы елның май аеннан августка кадәр салым органы тарафыннан физик затлар - күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир участоклары ияләренең милек салымнары исәпләнде һәм җибәрелде.

Физик затлар тарафыннан җирле салымнарны түләүнең соңгы көне - 5 ноябрь якынлаша. 25 сентябрьгә районыбыз җирлекләре бюджетларына транспорт, җир, милек салымнарын түләүчеләрдән тиешле сумманың нибары 40 проценты керде.

Күңелсезлекләрдән котылу өчен салым инспекциясе түләүләрне соңгы көннәргә кадәр калдырмауны сорый. Бер үк вакытта өч салымны түләргә туры килгәнлектән, үз бюджетыгызны планлаштырыгыз һәм салымнарны вакыты үткәнче түләргә ашыгыгыз.

Исегезгә төшерәбез: салымнарны барлык банк бүлекләрендә, банкларның түләү терминаллары һәм "Электронный Татарстан" инфоматлары аша түләргә мөмкин. Салым түләгән өчен комиссия алынмый. "Физик затлар өчен шәхси кабинет" ияләре, әгәр алар Саклык банкы, Промсвязьбанк, Газпромбанк, ВПБ, АТБ, СБ, банкы, Киви, ПСКБ банкларының on-line клиентлары икән, салымнарны Интернет-сервис аша өйдән чыкмыйча гына түли алалар.

фото: http://www.nvraion.ru/news/list.php?ID=274&PAGEN_1=104

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk