Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салтык-Ерыклыда узган авыл бәйрәмендә төрле авыллардан килгән кунаклар катнашкан

Туган авылым - Салтык-Ерыклы табигать кочагында урнашкан искиткеч матур авыл. Хуҗалык саны аз булса да, уңган-булган кешеләре, әдәпле-тәртипле яшьләре белән алдынгы ул. 25 август көнне Салтык-Ерыклыда авыл бәйрәме үткәрелде. Концерт мәдәният йорты каршында ачык һавада узды. Кешеләр бакчаларныда һәм өйләрендәге эшләрен беразга калдырып, бәйрәмгә килделәр. Җыелмыйча да булмый бит: иртә...

Туган авылым - Салтык-Ерыклы табигать кочагында урнашкан искиткеч матур авыл. Хуҗалык саны аз булса да, уңган-булган кешеләре, әдәпле-тәртипле яшьләре белән алдынгы ул.

25 август көнне Салтык-Ерыклыда авыл бәйрәме үткәрелде. Концерт мәдәният йорты каршында ачык һавада узды. Кешеләр бакчаларныда һәм өйләрендәге эшләрен беразга калдырып, бәйрәмгә килделәр. Җыелмыйча да булмый бит: иртә белән болытлар куерып торса да, концерт алдыннан кояш чыкты, әйтерсең, халыкның бәйрәм итәсен сизенде.

Концертта үзешчән җырчылар, биючеләр катнашты. Иң башта алып баручы Индира Гайфуллина авыл тарихы белән таныштырды. Борынгы бабаларыбызның истәлекләре буенча. Салтык-Ерыклыга кешеләр 1550 нче елларга кадәр үк күченеп килгән. Башта ул Югары Өшен авылы янында урнашкан. Тик ул җирдә сазлыклар күп булу сәбәпле, еланнар да шактый булган. Шуңа күрә халык хәзерге Салтык-Ерыклы авылы җирлегенә күченгән. Шул көннәрдән бирле авыл халкы матур итеп тормыш алып бара.

Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар, шигырләр белән үрелеп барды. Рафил Мөхәмәтшин, Индира Гайфуллиналарның җырлары халыкны моңландырды да, кәефләрен дә күтәрде. Айсылу Равилова исә матур биюләре белән тамашачыларның күңеленә кереп калды. Айзирә Рәхимованың шаян шигырь башкаруы аеруча халыкка ошады. Концертны әзерләүгә Венера Гайфуллина, Гөлфинур Гинятуллина, Салтык-Ерыклы мәдәният йорты мөдире Гөлнур Гилмуллина да аеруча зур өлеш керттеләр.

Бәйрәмдә шулай ук яшь гаиләләрне, күптән түгел дөньяга аваз салган балаларны, озак еллар бергә яшәгән үрнәк парларны, авылның оста куллы кешеләрен дә искә алып үттеләр.

Җыр-биюләр, уеннардан соң, авыл халкы коймак белән чәй эчте, аралашты һәм яхшы кәеф, күтәренке күңел, ел буена җитәрлек кичерешләр белән өйләренә таралышты.

Шундый ук бәйрәмнәр күрше авыллар - Ташлы-Елга, Кәркәүч, Бурсык-Елгада да үткәрелде. Һәрбер авылның мәдәният йорты мөдирләре - Гөлнур Гилмуллина, Венера Гайфуллина, Гөлфинур Гинятуллина һәи башка үзэшчән артистла бер-берсенә ярдәм итештеләр, күмәкләшеп һәр авылда бәйрәм ясадылар. Алга таба да авылым шулай матур итеп, башка авыллар белән дус-тату һәм мул тормышта яшәсен.

Зөһрә Вилданова, Салтык-Ерыклы

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл бәйрәме салтыкерыклы

erid: 2VtzqxWHLUk