Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуй бәйрәмендә азык-төлек һәм шашлык белән сәүдә итәчәк юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына!

"Роспотребнадзор" идарәсенең Кукмара районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов хәбәр итүенчә, сәүдә итү өчен түбәндәге документлар булу һәм тиешле шартлар булдыру сорала: -салым исәбенә алынуны һәм юридик затларның Бердәм дәүләт реестрына кертелүне раслаучы документларның күчермәләре, -сатуда катнашучыларның шәхси медицина кенәгәләре, анда мәҗбүри медицина тикшерүе үтүләрен күрсәткән тамга булырга тиеш, -бәйрәмгә...

"Роспотребнадзор" идарәсенең Кукмара районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов хәбәр итүенчә, сәүдә итү өчен түбәндәге документлар булу һәм тиешле шартлар булдыру сорала:

-салым исәбенә алынуны һәм юридик затларның Бердәм дәүләт реестрына кертелүне раслаучы документларның күчермәләре,

-сатуда катнашучыларның шәхси медицина кенәгәләре, анда мәҗбүри медицина тикшерүе үтүләрен күрсәткән тамга булырга тиеш,

-бәйрәмгә барып сату өчен юридик зат яки эшмәкәр тарафыннан имзаланган товарлар исемлеге. Әлеге исемлек урыннарга барып сату өчен тәкъдим ителгән исемлек үрнәге белән тәңгәл килергә тиеш,

-азык-төлек ташый торган транспортының санитар паспорты,

-шашлык әзерләү һәм сату өчен иткә 4 номерлы формадагы ветеринар таныклык,

-сату өчен тәкъдим ителгән азык-төлек күләменең саклау мөмкинлекләренә туры килүе, күпчелек ашамлык өчен суыткычлар куллану кирәк,

-кул юу, чүпләрне җыеп бару өчен шартлар булдыру,

-азык-төлек һәм товарларның, шул исәптән балалар өчен товарларның (уенчыклар) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар,

-тыела: кремлы кондитер эшләнмәләрен, барлык төр салатлар, пешкән колбаса, тозлы һәм ысланган балык, кош итеннән шашлык, итле беленнәр сату.

Сораулар белән районыбызның "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Кукмара поселогы, Ворошилов урамы, 28.

фото: http://masterotvetov.com/tags/%ED%F3%E6%ED%EE/page/242/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk