Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саба районында ике җиңел машина һәм "КАМАЗ" бәрелешкән (фото)

Фаҗига Зур Саба - Арташ юлында килеп чыккан.

Татарстанның Саба районында өч автомобиль бәрелешкән, бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Зур Саба - Арташ юлындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән. 22 яшьлек егет идарә иткән 15 нче модельле «Лада», 20 яшьлек егет идарәсендәге «Киа Рио» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән.

Юл һаләкәте урынына Татар Икшермә авылының янгын сүндерүчеләре, 129 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бәрелгән машинадан зыян күрүчене чыгарган һәм табибларга тапшырган, шулай ук янгын чыгуны булдырмас өчен, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.

Фаҗига нәтиҗәсендә «Лада» машинасының 22 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Егетны Саба үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X