Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Гайзуллин өр-яңа телевизион тапшыру алып бара башлаган

Тинчурин театры артисты, "Болгар радиосы"нда "Чәк-чәк шоу" тапшыруының алып баручысы Рөстәм Гайзуллиннан хәлләрен белештек. Менә ниләр сөйләде: - "Яңа Гасыр" каналында өр-яңа тапшыру алып бара башладым. "Караоке-батл" дип атала. Миләүшә Айтуганова көз көне үк тәкъдим иткән иде. Игътибарлы тамашачы сизгәндер, шуңа күрә "Музыкаль дистә"дән дә юкка чыктым. Кичә беренче тапшыруны...

Тинчурин театры артисты, "Болгар радиосы"нда "Чәк-чәк шоу" тапшыруының алып баручысы Рөстәм Гайзуллиннан хәлләрен белештек.

Менә ниләр сөйләде:

- "Яңа Гасыр" каналында өр-яңа тапшыру алып бара башладым. "Караоке-батл" дип атала. Миләүшә Айтуганова көз көне үк тәкъдим иткән иде. Игътибарлы тамашачы сизгәндер, шуңа күрә "Музыкаль дистә"дән дә юкка чыктым. Кичә беренче тапшыруны яздырдык. Эфирга кайчан чыгасы әлегә билгесез. Форматына килсәк, уен-көлкеле, мавыктыргыч тапшыру. "Караоке" сүзе аның эчтәлеген ачып бирә инде. Ике артист бер-берсенә каршы уйный. Беренче турда татарча, икенче турда русча җырлыйсы. Өченче турда катнашучылар бер-берсенең хитларын җырларга тиешләр. Әлегә проектта артистлар гына катнаша. Бәлки киләчәктә гади тамашачыларның көч сынашу мөмкинлеге булыр. Моннан тыш, башка үзенчәлекле "фишка"лары да күп, әлегә бөтен серләрне дә ачып бетермик.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=11713

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk