Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Реклама һәм котлаулар - сайтта

Дөньякүләм пәрәвез челтәре тормышыбызга шул дәрәҗәдә үтеп керде ки, кайбер көннәрдә хәтта яшәешебезне дә Интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз. "Хезмәт даны" газетасы сайты да берничә ел эчендә үзенең яраткан укучыларын таба алды. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайт яңалыклары белән Россия һәм Татарстанда гына түгел, хәтта Америка, Бразилия, Германия, Кырым, Украина,...

Дөньякүләм пәрәвез челтәре тормышыбызга шул дәрәҗәдә үтеп керде ки, кайбер көннәрдә хәтта яшәешебезне дә Интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз. "Хезмәт даны" газетасы сайты да берничә ел эчендә үзенең яраткан укучыларын таба алды. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайт яңалыклары белән Россия һәм Татарстанда гына түгел, хәтта Америка, Бразилия, Германия, Кырым, Украина, Молдавия, Әзербайҗан, Таҗикстан республикаларында яшәүче якташларыбыз да көндәлек танышып бара. Ә инде шәһәрләр буенча караганда, беренче урынны - Казан, икенчене - Түбән Новгород, ә өченчене Мәскәү алып тора. Шулай ук Самара, Ульян каласы, Екатеринбург, Уфа, Киров, Петербург, Ижауда яшәүчеләр дә безнең көндәлек кунакларыбыз.

Газетаның "В Контакте" төркемендә бүгенге көндә 9800гә якын кеше теркәлгән. Киләчәктә район яңалыклары "Одноклассники", "Фейсбук" социаль челтәрләрендә, "Mail.ru" порталында теркәлүчеләрнең дә күз уңында булачак.

Төп яңалыгыбыз - барлык төр реклама (модульле, сүзле), котлаулар, реклама язмаларын хәзер "Хезмәт даны" газетасы сайтында урнаштырып барачакбыз. Бәяләр бер дә кыйммәт түгел. Аның каравы, сезнең котлауларны һәм белдерүләрне Кукмара районыннан тыш, чит илләрдә яшәүчеләр дә күрә алачак. Бергә булыйк, бер-беребездән аерылмыйк, дуслар!

Сайтка реклама, котлау урнаштыру бәяләре түбәндәгечә:

Модульле реклама (сайтта 1 атна тора) - 300 сум

15 сүзгә кадәрге реклама (сайтта 1 атна тора) - 100 сум

Котлау (фотолар белән урнаштырабыз) - 50 сум.

Реклама һәм котлаулар өчен түләү "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk