Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

РДКда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концертлар бара

Бу көннәрдә районыбыз предприятие-оешмалары, учреждениеләр район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концерт-тамашалар күрсәтәләр. Дүшәмбе көнне Кукмара беренче гимназиясенең концерты булды. Халык күп килгән иде. Анда 1нче сыйныф укучыларыннан алып өлкән укытучыларга кадәр чыгыш ясады. Тамаша бик эчтәлекле булды: сугышның башланган көненнән Җиңү көненә хәтле ниләр генә күрмәгән...

Бу көннәрдә районыбыз предприятие-оешмалары, учреждениеләр район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концерт-тамашалар күрсәтәләр. Дүшәмбе көнне Кукмара беренче гимназиясенең концерты булды. Халык күп килгән иде. Анда 1нче сыйныф укучыларыннан алып өлкән укытучыларга кадәр чыгыш ясады. Тамаша бик эчтәлекле булды: сугышның башланган көненнән Җиңү көненә хәтле ниләр генә күрмәгән халкым, аларның чыгышында бар да сурәтләнгән иде. Без, тамашачылар, концертны сугышның бөтен авырлыгын күзаллап, бик дулкынланып, күз яшьләре белән карадык. Шундый бай эчтәлекле чыгышлары өчен барлык тамашачылар исеменнән аларга зур рәхмәт. Читтән килгән артистларның 300-400 сумлык концертларына караганда, үзебезнекеләрнеке күпкә эчтәлеклерәк булды. Оешмаларның чыгышлары дәвам итә, кеше өендә телевизор алдында утырганчы шундый концертларга йөрсен иде.

Алсу ГАЗИЗОВА, Дания МИНИМУЛЛИНА, Кукмара

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk