Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз өлкәннәре “Өченче буын” республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар (+фото)

-Өлкән буын вәкилләре катнашында спортны пропагандалауга юнәлдерелгән мондый төр чаралар уздыру бик кирәк, - ди Россия пенсионерлар союзының Кукмара җирле бүлеге җитәкчесе Әлфинур Сабитова. - Районыбызда актив өлкәннәр бик күп - алар нинди генә спорт ярышы уздырсаң да, теләп, күңел биреп катнашалар. Спартакиадага да һәр спортчы тырышып әзерләнгән иде. Нәтиҗәсе...

-Өлкән буын вәкилләре катнашында спортны пропагандалауга юнәлдерелгән мондый төр чаралар уздыру бик кирәк, - ди Россия пенсионерлар союзының Кукмара җирле бүлеге җитәкчесе Әлфинур Сабитова. - Районыбызда актив өлкәннәр бик күп - алар нинди генә спорт ярышы уздырсаң да, теләп, күңел биреп катнашалар. Спартакиадага да һәр спортчы тырышып әзерләнгән иде. Нәтиҗәсе дә сөенерлек. София Круглякова дартс уенында беренче урынны алды. Маргарита Закирова, Альберт Сәләховлардан торган шахматчылар командасы шулай ук республикада беренчелеккә чыкты. Маргарита ханым исә шәхси беренчелектә дә икенче урынга лаек булды.

Спартакиадада өлкәннәребез җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, шахмат, дартс, катнаш эстафетада көч сынашалар, шулай ук домино уйныйлар, команда белән бергәләп физик күнегүләр ясыйлар.

-Татарстаннан барлыгы 43 команда катнашты. Бик көчле спортчылар килгән иде, - ди шахмат остасы Альберт Сәләхов. - Мин шахмат белән инде студент елларыннан ук мавыгам. Районда да, республикакүләм ярышларда да күпсанлы җиңүләр яуладым. Медальләр, Мактау грамоталарының санын да исәпләп бетерерлек түгел. Казанда узган спраткаиададан да үземә рухи азык туплап кайттым.

Маргарита Закированы да районда белмәүчеләр сирәктер. Сабантуйларда, өлкәннәр арасында оештырылучы спорт чараларының берсеннән дә калмый ул. Шахмат уйнарга кечкенә вакытында ук әтисе өйрәтә аны.

-Беренче елларда шахмат уенында гел әтием җиңә иде. 10-11 яшьләр тирәсендә мин аңа "мат" куйдым. Шуннан соң әти минем белән беркайчан шахмат өстәле артына утырмады, - дип искә ала ул. - Ярышларда катнашып алынган медальләремне истәлеккә саклыйм. 2003 елда кышкы Бөтенроссия спорт уеннарында Россия Дәүләт спорт комитетының медале белән бүләкләнүем минем өчен аеруча зур мәртәбә булды. Пенсионерлар арасында уздырылган шашка ярышларында узган ел призлы урын алган идем, быел исә шахматта уңыш елмайды. Әлеге спорт төре белән яшьләр бик аз кызыксына - шуңа борчылам. Юкса, шашка да, шахмат та баш миенең эшчәнлеген яхшырта, акыл һәм зихенне камилләштерә бит...

Казаннан җиңү белән кайткан шахматчыларга район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk