Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен концертлар оештырыла

Мәдәният ел кысаларында "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертларыбыз дәвам итә, - дип хәбәр итте социаль тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Рузалия Яппарова. - Авыл мәдәният йортлары белән берлектә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен бәйрәм оештырабыз. Бу чараның төп максаты: бер-беребезгә якынаеп, аралашып, бердәмләшеп яшәү, үткән истәлекле,...

Мәдәният ел кысаларында "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертларыбыз дәвам итә, - дип хәбәр итте социаль тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Рузалия Яппарова. - Авыл мәдәният йортлары белән берлектә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен бәйрәм оештырабыз. Бу чараның төп максаты: бер-беребезгә якынаеп, аралашып, бердәмләшеп яшәү, үткән истәлекле, кадерле көннәрне искә төшереп, күңелләрне сафландыру, яшәү мәгънәсе турында уйлану, матурлыкка - күңел матурлыгына омтылу. Гыйнвар аенда Ятмас-Дусай клубы, февраль аенда Әсән-Елга клубы үзләренең иң оста башкаручылары белән бик матур концертлар күрсәтте. Моңлы җырлар, яңа җырлар "Ләйсән", "Хыял" бию ансамбльләре чыгышы, нәфис сүз осталары - барысы да өлкәннәр күңеленә хуш килде. Өлкәннәрнең чын күңелдән әйткән рәхмәте, аларны яңа чыгышларга рухландырсын.

фото: http://mail.medicina37.ru/novosti-goroda-kultura/16913-god-kultury-otkroetsya-lsozvezdiem-talantovr-v-kineshme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X