Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район үзәк дәваханәсендә узган киңәшмәдә министр урынбасары һәм район җитәкчесе катнашты (+фото)

Район үзәк дәваханәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау йөзеннән киңәшмә узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев сүзләренә караганда, районның дәвалау учреждениеләрендә 83 табиб, 357 урта медицина хезмәткәре эшли. Узган ел Үрәсбаш һәм...

Район үзәк дәваханәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау йөзеннән киңәшмә узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев сүзләренә караганда, районның дәвалау учреждениеләрендә 83 табиб, 357 урта медицина хезмәткәре эшли. Узган ел Үрәсбаш һәм Иске Юмья авылларында яңа ФАПлар төзелде, Зур Кукмара авылындагы ФАП күпфункцияле үзәккә күчерелде. Демографик хәлгә килсәк, 2013 елда 871 бала дөньяга килгән булса, узган ел 834 сабый туган. Үлем-җитемнәрдә исә бераз арту күзәтелә.

- Хезмәт яшендәге кешеләрнең үлеме бераз кимеде - 2013 елда 152 булса, 2014 елда 137 булды. Үлемгә китергән сәбәпләрнең иң беренчесе булып кан әйләнеше органнары һәм яман шеш авырулары тора, - ди баш табиб.

Стационар медицина ярдәме алу өчен узган ел дәваханәгә 9177 кеше мөрәҗәгать иткән, 9108 кеше диспансерлаштыру узган.

Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында быелның март аенда мобиль бригалалар оештырып, сугыш һәм хезмәт ветераннарының сәламәтлеген тирәнтен тикшерү, тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып дәвалау курслары билгеләү планлаштырыла. Баш табиб тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, онкологик авырулардан вафат булучыларның санын киметү, яңа модульле ФАПлар төзү, район үзәк дәваханәсендә һәм Лубяндагы участок больницасында ремонт эшләрен төгәлләү һәм башка бурычлар куелды.

Киңәшмәдә тәбрикләүләр дә булды.

Гомумпрактика табибы Рәфидә Йосыпова, табиб-хирург Александр Демидовларга "Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исемнәр бирелде. Хирургия бүлеге мөдире Илһам Корбановка Россия сәламәтлек саклау министрлыгының, ә эндоскопист Валерий Башаев, гомумпрактика табиблары Раушания Гилаева, Нурзидә Хәсәноваларга район җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk