Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советында узган киңәшмәдә һәр тармакка төгәл бурычлар куелды

Район Советында оешма-предприятие, авыл җирлекләре, гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында киңәшмә булып үтте. Анда быелның беренче кварталында бюджет үтәлеше, салымнар һәм пенсия кертемнәре түләү, дәүләт программаларының үтәлеше, Җиңү бәйрәменә һәм Сабантуйга хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. Район башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин, аның беренче урынбасары Ләйсән Минһаҗева, Саба районара салым...

Район Советында оешма-предприятие, авыл җирлекләре, гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында киңәшмә булып үтте. Анда быелның беренче кварталында бюджет үтәлеше, салымнар һәм пенсия кертемнәре түләү, дәүләт программаларының үтәлеше, Җиңү бәйрәменә һәм Сабантуйга хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. Район башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин, аның беренче урынбасары Ләйсән Минһаҗева, Саба районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Велиева, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, суд приставлары идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Энҗе Вәккасоваларның чыгышы тыңланды. Җыелышта район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыгыш ясап, һәр тармакта төгәл бурычлар куйды. Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина йомгак сүзе белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk