Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Мәдәният йортында "Балкыш" фестивале узды

Ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" III республика фестивале кысаларындагы зона концертлары быел янә, ягъни өченче тапкыр Кукмара мәдәният йортында узды. Әлеге зур колачлы чарада Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары үзешчәннәре катнашты. Афәрин, ветераннар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, нәфис сүзгә дә оста үзләре. Чыгышларда,...

Ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" III республика фестивале кысаларындагы зона концертлары быел янә, ягъни өченче тапкыр Кукмара мәдәният йортында узды. Әлеге зур колачлы чарада Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары үзешчәннәре катнашты. Афәрин, ветераннар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, нәфис сүзгә дә оста үзләре. Чыгышларда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, сугыш темасы да чагылды. Башларыннан кичкәнгәдер, күздән яшьләр чыгарырлык итеп тасвирлап күрсәтә алды өлкәннәр ул чорны. Безнең район үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясады. "Ләйсән", "Калинка", "Баламишкин" гармунчылар, Югары Чурадан "Карендәшләр", Зур Сәрдектән "Сердәш" ансамбльләре, аерым җырчылар Наил Рәхимуллин, Роза Хисмәтова, Марзыя Сәләхетдинова, Илдар Нигъмәтҗанов, Разыя Якимовалар, биюче Валентина Борисова чыгышлары, Венера Галиеваның шигырь укуы алкышлар белән бәяләнде. Безнең ансамбльләр республика телевидениесе журналистларында аеруча кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk