Хәбәрләр

Район җитәкчесе имамнар белән очрашты

Район җитәкчесе Сергей Димитриев бистәбезнең үзәк мәчетендә дин әхелләре белән очрашты. Шулай ук очрашып-сөйләшүдә район прокуроры Минемулла Нәҗипов, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, "Ярдәм" мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы очрашуга килүчеләрне...

Район җитәкчесе Сергей Димитриев бистәбезнең үзәк мәчетендә дин әхелләре белән очрашты. Шулай ук очрашып-сөйләшүдә район прокуроры Минемулла Нәҗипов, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, "Ярдәм" мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы очрашуга килүчеләрне район тормышы белән таныштырды, якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев