Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы кукмаралыларны Сабан туе белән котлады

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлады. -Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, - диелә котлауда. - Район халкы бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килә....

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлады.

-Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, - диелә котлауда. - Район халкы бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килә. Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка һөнәр ияләрен олылау бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Сабантуй Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә төрле милләт вәкилләре катнашында дуслык-татулык бәйрәме буларак үтә. Аның милләтебез халкын берләштерүдә роле ифрат зур.

Сезгә, хөрмәтле дуслар, бәйрәм көннәрендә күңел күтәренкелеге, бәхет, сәламәтлек, теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Сабан туе котлау

erid: 2VtzqxWHLUk