Район башлыгы кукмаралыларны Сабан туе белән котлады
Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлады.
-Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, - диелә котлауда. - Район халкы бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килә....