Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өр-яңа конкурс: “Безнең чана үзе чаба”

Игътибар! Игътибар! Спорт ветераны, үзхәбәрчебез Артур Зәкиев идеясе белән без райондашларыбыз арасында кулдан ясалган чаналарга конкурс игълан итәбез. Конкурсның таләбе буенча чаналар төрле материалдан ясалырга һәм ул төрле максатларда файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме -алар функциональ һәм куркынычсыз булырга тиеш. Конкурста катнашырга теләүчеләр чаналарның фоторәсемнәрен хат белән яки kukmor-gazeta@ mail.ru электрон...

Игътибар! Игътибар! Спорт ветераны, үзхәбәрчебез Артур Зәкиев идеясе белән без райондашларыбыз арасында кулдан ясалган чаналарга конкурс игълан итәбез.

Конкурсның таләбе буенча чаналар төрле материалдан ясалырга һәм ул төрле максатларда файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме -алар функциональ һәм куркынычсыз булырга тиеш.

Конкурста катнашырга теләүчеләр чаналарның фоторәсемнәрен хат белән яки kukmor-gazeta@ mail.ru электрон адресына интернет аша җибәрә алалар. Конкурс 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа нәтиҗә гыйнвар аенда "Кукмара" кышкы спорт төрләре үзәгендә үткәреләчәк бәйрәмдә ясалачак.

Җиңүчеләрне Артур Зәкиевтан һәм конкурс иганәчесе Мәхмүт Гаязовтан ("Сәфәр") бүләкләр көтә.

Белешмәләр өчен телефон 2-65-59 (редакция), 89172834007 (Артур Зәкиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев