Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пычак авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынды (+Фото)

Ходайга тапшырдым, дип эш башларга өйрәнгән мөселман халкы үз авылында азан тавышы ишетүгә сөенеп яшәгән. Заманында Пычак авылында да зур мәчет булган. Дингә каршы булган чорда аны юк иткәннәр. Хәзерге көндә дини бәйрәмнәр, намазлар шәхси йорттан торгызылган кечкенә мәчеттә башкарыла. Күп еллар авылыбыз имамы булган Кыяметдин абыйның моңлы азан тавышы...

Ходайга тапшырдым, дип эш башларга өйрәнгән мөселман халкы үз авылында азан тавышы ишетүгә сөенеп яшәгән.
Заманында Пычак авылында да зур мәчет булган. Дингә каршы булган чорда аны юк иткәннәр. Хәзерге көндә дини бәйрәмнәр, намазлар шәхси йорттан торгызылган кечкенә мәчеттә башкарыла. Күп еллар авылыбыз имамы булган Кыяметдин абыйның моңлы азан тавышы шушы мәчет манарасыннан ишетелде.
Аның зур хыялы авылыбызда күп халык сыйдырышлы, барлык уңайлыклары булган мәчет торгызу иде. Шушы изге теләкне авыл халкы хуплап, август аенда Пычак авылында элеккеге урынына беренче нигез ташы салынды. Зур бәйрәмгә әйләнде бу вакыйга. Нигез корбаны чалынып, казан асылды. Яше-карты, кайткан кунаклар шунда җыелды. Изге эш башлануга сөенү һәр кеше йөзендә күренде.
Хәзерге көндә ир-атлар көче белән нигез салына. Бу эштә беркем дә читтә калмый. Кем ничек булыша ала, шулай ярдәм итә. Авыл халкы физик яктан гына түгел, матди яктан да зур ярдәм итте.
Изге хезмәттә бер генә кешене дә аерым күрсәтү дөрес булмас иде, чөнки һәркемнең дә өлеше зур.
Алдагы көннәребез иман нурларына күмелсен, моңлы азан тавышы, изге дога булып, күңелләребезгә иңсен.
Гөлсинә ГАЛИМОВА, Пычак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk