Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поселокның “Кыңгырау” балалар бакчасында спорт бәйрәме узды

Кукмара 7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының 2 нче номерлы уртанчылар төркеме катнашында "Әти, әни, мин -спорт гаиләсе" дигән темага бик матур чара узды. Чарада Шакиров, Гайнетдинов, Хәмидуллин, Мәрдановлар гаиләләре катнашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын, гаиләдәге дуслыкларын күрсәттеләр. Бәйге спорт уеннары һәм шушы төркемдә йөрүче балалар чыгышы белән үрелеп барды....

Кукмара 7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының 2 нче номерлы уртанчылар төркеме катнашында "Әти, әни, мин -спорт гаиләсе" дигән темага бик матур чара узды. Чарада Шакиров, Гайнетдинов, Хәмидуллин, Мәрдановлар гаиләләре катнашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын, гаиләдәге дуслыкларын күрсәттеләр. Бәйге спорт уеннары һәм шушы төркемдә йөрүче балалар чыгышы белән үрелеп барды. Җанатар булып килгән әти-әниләр дә бәйрәмдә читтә калмады - табышмакларга җаваплар таптылар, балалар белән бергә төрле ритмик күнегүләр ясадылар.

Тәрбиячеләр Сания Хәбибуллина, Фәния Галиуллина, бакчаның физик тәрбия инструкторы Гүзәлия Шәрипова, тәрбияче ярдәмчесе Гөлфия Исмәгыйлова оештырган бу чарага әзерлек эшләре алдан башланды. Һәрбер ата-ана гаиләдәге сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган стенгазета чыгарды. Музыка җитәкчесе Гөлфия Рафис кызы Исмәгыйлова балалар белән төрле музыкаль номерлар әзерләде, шигырьләр өйрәнелде.

Бәйрәм соңында жюри ясалган стенгазеталарга, бәйгедә катнашучы гаиләләр чыгышына нәтиҗә ясады, бәя бирде. Уенчыларга грамота, "Медальләр", истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара "Сәламәт бала тәрбияләү - бар кешенең төп бурычы" дигән темага ата- аналар җыелышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk