Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс

Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте. Әлеге бәйге ике этапта оештырыла. Иң элек газетабыз редакциясе подписка чорында иң нәтиҗәле эшләгән ике почтальонны һәм бер почта бүлекчәсен ачыклаячак (2014 елның беренче яртыеллыгына караганда тираж күләме үсеше, күпме хуҗалыкка хезмәт күрсәтүе, подписка күләменең халык санына...

Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте.

Әлеге бәйге ике этапта оештырыла. Иң элек газетабыз редакциясе подписка чорында иң нәтиҗәле эшләгән ике почтальонны һәм бер почта бүлекчәсен ачыклаячак (2014 елның беренче яртыеллыгына караганда тираж күләме үсеше, күпме хуҗалыкка хезмәт күрсәтүе, подписка күләменең халык санына туры килүе исәпкә алына). Җиңүчеләрне редакциянең истәлекле бүләкләре көтә. Бәйгенең "ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган икенче этабында исә районнарда җиңгән почтальоннар һәм почта бүлекчәсе катнаша. Анда "ТАТМЕДИА"ның барлык изданияләренә язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңүчене 34483 сум, "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинациясендә җиңүчене 50 мең сумлык кыйммәтле бүләкләр көтә.

Хөрмәтле райондашлар! Әгәр үз почтальоныгызның җиңүен телисез икән, бәйгегә сез дә зур өлеш кертә аласыз. Моның өчен район газетасына һәм "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагында берничә газета-журналларга язылырга гына кирәк. Хат ташучыларның күрсәткән игелекле хезмәтләренә җавабыбыз һәм рәхмәтебез әнә шул булачак.

фото: http://lib2.podelise.ru/docs/27921/index-33916-1.html?page=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk