Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пассажир автобусы Мамадыш-Кукмара юлында юл читенә төшкән: зыян күрүче бар

Кичә, 21 апрельдә, көндезге сәгать дүртенче 20 минутлар тирәсендә, Мамадыш-Кукмара юлында юл фаҗигасе булды. Республика Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Кировтан Яр Чаллы шәһәренә баручы "Хундай" автобусы шоферы тизлекне арттыра, юлның киңлеген һәм транспортның зурлыгын исәпкә алмаганлыктан, юл читенә төшеп сул ягы белән каплана. Автобуста барлыгы 18 кеше, шуларның икесе...

Кичә, 21 апрельдә, көндезге сәгать дүртенче 20 минутлар тирәсендә, Мамадыш-Кукмара юлында юл фаҗигасе булды. Республика Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Кировтан Яр Чаллы шәһәренә баручы "Хундай" автобусы шоферы тизлекне арттыра, юлның киңлеген һәм транспортның зурлыгын исәпкә алмаганлыктан, юл читенә төшеп сул ягы белән каплана. Автобуста барлыгы 18 кеше, шуларның икесе шофер була. Һәлакәттә 1 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Автобуста балалар да була, алар зыян күрмиләр.

Һәлакәт урынында оператив-тикшерү төркеме эшләде, тиздән фаҗига турындагы барлык мәгълүматлар билгеле булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/ru/kriminal/item/28292-stali-izvestnyi-podrobnosti-dtp-s-uchastiem-mezhdugorodnego-avtobusa-v-tatarstane

Фото: http://mamadysh-rt.ru/ru/component/k2/item/6731-fotoreportazh-s-mesta-dtp-v-mamadyishskom-rayone-s-uchastiem-passazhirskogo-avtobusa.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk