Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онкологка бүлмә кайчан була? (сорау-җавап)

Кызганыч, районыбызда онкологик чир белән исәптә торучылар бик күп. Бу атнада үзем дә үзәк дәваханәгә онкологка күренергә барган идем, бик борчылып кайттым. Онколог Камил Абдулганиевны поликлиника коридорындагы пыяла белән генә бүлеп куйган җыештыручылар бүлмәсенә күчергәннәр. Без, онкологик авырулар, болай да читенсенеп кенә, танышлар очрамаса ярар иде дип, кеше күзенә күренәсе...

Кызганыч, районыбызда онкологик чир белән исәптә торучылар бик күп. Бу атнада үзем дә үзәк дәваханәгә онкологка күренергә барган идем, бик борчылып кайттым. Онколог Камил Абдулганиевны поликлиника коридорындагы пыяла белән генә бүлеп куйган җыештыручылар бүлмәсенә күчергәннәр. Без, онкологик авырулар, болай да читенсенеп кенә, танышлар очрамаса ярар иде дип, кеше күзенә күренәсе килмичә генә йөрибез. Авырулар үз чирләре турында коридорда сөйләргә тиеш түгел, чөнки пыяла кабинет эченнән сөйләшкән сүзләр аермачык ишетелеп тора. Соравыма өстәп, башка авыруларның да теләк-фикерләрен белдерәсе килә:

1. Ни өчен онколог кабинетын элеккеге балалар поликлиникасына күчермиләр? Анда буш булмәләр җитәрлек, көтәр өчен залы иркен, утыргычлары да бар, һавасы әйбәт, кеше күзенә бик чалынмыйсың.

2. Лабораториядә, шикәр авырулары кебек, онкологик чирлеләр өчен дә аерым көн һәм сәгать булдырсыннар иде.

3. РКОБ, РКБ, ДРКБ, МСЭК яки Казанның башка поликлиникаларында, Саба, Арча дәваханәләрендә ишектән керүгә чиста бахиллалар салынган урна тора. Ни өчен безнең дәваханәдә генә бушка бирелми ул? Үзәк дәваханә җитәкчелеге безнең теләк-сорауларга уңай яктан җавап бирсә иде.

Бер төркем онкологик авырулар

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевтан түбәндәге җавапны алдык:

- Поликлиникада ремонт эшләре башлану сәбәпле, вакытлыча туган кыенлыклар өчен пациентлардан гафу үтенәбез һәм райондашларның сабыр итүләрен сорыйбыз. Һәрбер күченгән кабинет хезмәткәрләре дә моның белән килешергә тиешләр, чөнки барлык планлаштырган үзгәрешләр дә ике якның - хезмәткәрләрнең, авыруларның да мәнфәгатьләрен күздә тотып, уңай эш шартлары тудыру өчен эшләнелә. Ремонт тәмамлангач, һичшиксез, онколог та яңартылган кабинетка күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев