Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ОДН хәзер башкача исәпләнәчәк

-ОДН өчен түләүләрне бетергәннәр икән дип ишеттем. Кемдер: "Чираттагы ялган", - ди. Кемдер: "Бу - дөрес хәл", - ди. Шушы яңалыкка ачыклык кертегез әле. Дания ХӘБИРОВА, Казан Бу сорауга "Татэнергосбыт"ның Кукмарадагы бүлеге җитәкчесе Раниф Сабирҗанов җавап бирә: -Чыннан да, ТР Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе законнарына туры килмәү сәбәпле, ОДНны исәпләү...

-ОДН өчен түләүләрне бетергәннәр икән дип ишеттем. Кемдер: "Чираттагы ялган", - ди. Кемдер: "Бу - дөрес хәл", - ди. Шушы яңалыкка ачыклык кертегез әле.

Дания ХӘБИРОВА, Казан

Бу сорауга "Татэнергосбыт"ның Кукмарадагы бүлеге җитәкчесе Раниф Сабирҗанов җавап бирә:

-Чыннан да, ТР Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе законнарына туры килмәү сәбәпле, ОДНны исәпләү тәртибен раслаган "Күпфатирлы торак йортның эчендә тотылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турындагы"гы 1079 номерлы 28.12.2013 елгы карарны гамәлдән чыгарды.

Россия территориясендә Хөкүмәтнең 354 санлы 06.05.2011 елгы карары гамәлдә. Әлеге карарның 40 пунктында әйтелгәнчә, күпфатирлы йортта яшәүче, йорт ничек идарә ителүгә карамастан, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә үзенә күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр һәм гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен аерым түли. Әлеге карар белән ОДНны исәпләү формуласы да расланган. Шулай итеп, ОДН хәзер 354 санлы Хөкүмәт карары раслаган ысул белән исәпләнә.

фото: http://zvopros.ru/bytovaya-ekonomika/i-snova-pro-odn.html/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk