Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нырья җирлегендә хисап җыелышы узды

Нырья авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Сергей Димитриев җирлеккә караган 9 авылда булып, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше белән танышты. Шул ук көнне "Рассвет" агрофирмасының да узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Биредә 252 миллион сумлык продукция җитештерелеп, 200 миллион сумнан артык акчалата керем...

Нырья авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Сергей Димитриев җирлеккә караган 9 авылда булып, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше белән танышты. Шул ук көнне "Рассвет" агрофирмасының да узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Биредә 252 миллион сумлык продукция җитештерелеп, 200 миллион сумнан артык акчалата керем алынган. Рассветлылар бүген һәр сыердан тәүлеккә 28 килограмм сөт савып, әлеге күрсәткеч буенча районда беренче урында баралар. Агрофирмада барлык кыр эшләре дә вакытында башкарыла, узган ел басуларның һәр гектарыннан 40 центнер уңыш җыелган. Терлек азыгы мул тупланган, шәхси хуҗалыкларга да ашлык, печән, салам мул өләшенгән. Шуңа авыл халкы күпләп мал асрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk