Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нормабашта “Бәрәңге бәйрәме – ярминкә” узачак

Агымдагы елның 21 сентябрендә Нормабаш авылында 1нче махсуслашкан "Бәрәңге бәйрәме - ярминкә" үткәреләчәк. Ярминкәнең партнерлары: Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Янилдәге "Кукмара" аграр көллияте, крестьян- фермер хуҗалыклары. Ярминкәдә югары уңыш бирә торган орлык һәм азык -төлек бәрәңгеләре сатылачак. Аларны шунда ук авыз итеп карау мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук...

Агымдагы елның 21 сентябрендә Нормабаш авылында 1нче махсуслашкан "Бәрәңге бәйрәме - ярминкә" үткәреләчәк.

Ярминкәнең партнерлары: Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Янилдәге "Кукмара" аграр көллияте, крестьян- фермер хуҗалыклары.

Ярминкәдә югары уңыш бирә торган орлык һәм азык -төлек бәрәңгеләре сатылачак. Аларны шунда ук авыз итеп карау мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук шәхси хуңалыклар да бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, бал, йомырка, җиләк- җимеш куаклары сата алалар.

Бәйрәм кысаларында бәрәңгедән пешерелгән ризыкларга, төрле яшелчәләргә, чәчәк композицияләренә конкурслар булачак, күңел ачу программасы күрсәтеләчәк, лотерея уйнатылачак. Лотерея билетларын якын-тирәдәге авылларның кибетләреннән сатып алырга мөмкин.

Бәйрәмдә көлдә пешкән бәрәңгедән авыз итеп булачак.

Бәйрәм 13 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефоннар ( 8-84-364) 3-47-39 (Байлангар авыл җирлеге), 892-741-09-798

фото: http://www.agroru.com/doska/kartofel-2012-8365.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk