Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әнисәгә ярдәм кирәк

    Хөрмәтле кукмаралылар! Көтмәгәндә якташыгыз - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова авыр операция кичерде. Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48 яшь кенә....

    Хөрмәтле кукмаралылар!

    Көтмәгәндә якташыгыз - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова авыр операция кичерде. Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48 яшь кенә. Барысы да алда - уңышлар да, казанышлар да, бәхет тә. Өлкән кызы Ләйләгә 24 яшь, ә кече кызлары Әлмәттәге 2 лицейның 11 нче сыйныфын быел тәмамлаячак. Һәммәбезгә - гаиләсенә, дусларына, хезмәттәшләренә Әнисәнең яшәве кирәк. Бүген Таһировлар Израильдәге RTMC Medikal клиникасы белән сөйләшүләр алып бара. Дәвалауны Израиль табиблары 90 мең доллар дип бәяли. Рафик та, Әнисә дә бюджет учреждениесендә эшли (Әнисә театрның әдәби бүлек мөдире), әлеге сумманы үз көчләре белән күтәрә алмый.

    Кайгы килгәндә, хәсрәт басканда безнең халык берләшүчән. Бергәләп әлеге сумманы туплап, Әнисәне дәвалауга ярдәм итик. Мөрәҗәгатебезгә битараф калмассыз дип ышанабыз.

    Счет в Сбербанке России:

    БИК 049205603

    ИНН 7707083893

    Реклама

    Наименование банка: «Банк Татарстан» № 8610 ОАО «Сбербанк России»

    Допофис 8610/0356

    Корсчет 30101810600000000603

    Номер счета 42307810262360316041

    Счет открыт на Тагирова Рафика Рустамовича 89274623521

    фото: http://www.sosh1-yaltch.edu.cap.ru/default.aspx?t=eduid&eduid=4677

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: