Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәшир укучылары юллардагы иминлек хакында сөйләште

Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәвеф-хәтәрләрен кисәтү, аларны булдырмау максатыннан, "Иминлек тәгәрмәче" дип аталган зур чара уздырылды. Бу чараны ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Нурсил Мортазин, мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәүлит Шакиров үткәрде. Иң беренче чара башлангыч сыйныфлар арасында "Син юлда йөри беләсеңме?" дигән исем астында үтте, балаларга...

Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәвеф-хәтәрләрен кисәтү, аларны булдырмау максатыннан, "Иминлек тәгәрмәче" дип аталган зур чара уздырылды. Бу чараны ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Нурсил Мортазин, мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәүлит Шакиров үткәрде. Иң беренче чара башлангыч сыйныфлар арасында "Син юлда йөри беләсеңме?" дигән исем астында үтте, балаларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Ә 5, 6, 7нче сыйныф укучылары белән иң күңелле ярышлар узды. "Кызыллар", "Яшелләр", "Сарылар" командалары дигән исем астында укучылар сигез төрле ярышта көч сынашты. Һәрбер төр ярышны Нурсил Мортазин үзе тикшерде, бәяләде, очколар куйды. Ә инде ялгыш җавапларны, укучыларның белеп җиткермәгән урыннарын аларга тәфсилләп аңлатты. Бик күңелле, мавыктыргыч, шул ук вакытта "җанлы" чара булды бу.


Барлык төр чыгышлардан соң беренче урынга - "Яшелләр", икенче урынга - "Сарылар", өченче урынга "Кызыллар" командасы чыкты. Полиция капитаны һәр командага мактау грамоталары, бүләкләр бирде, ә инде мәктәбебезгә, шушындый чара үткәргән өчен, велосипед бүләк итте.

Юлларда имин йөрик, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник, үзебезне ,якыннарыбызны, тирә-яктагыларны яклыйк, саклыйк, әти-әниләребезне кара кайгыга салмыйк! Шулай булсак, без бәхетле.

Роза НИГЪМӘТУЛЛИНА, Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

фото: http://tuning-vaz.org/blog/tuning-vaz/2857.html/page3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk