Реклама
Казан Идел буе Федераль университетында "Милли хәзинә" Бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да активлык күрсәтте. "Voilok-fashion" костюмнар студиясенең "Язгы блюз" коллекциясе "Мода театры" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллекциянең авторлары: Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучысы, КФУның филология һәм сәнгать институтының 1 курс студенты Елена Демьянова, Кукмара...
Казан Идел буе Федераль университетында "Милли хәзинә" Бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да активлык күрсәтте. "Voilok-fashion" костюмнар студиясенең "Язгы блюз" коллекциясе "Мода театры" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллекциянең авторлары: Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучысы, КФУның филология һәм сәнгать институтының 1 курс студенты Елена Демьянова, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Кече дизайн академиясе" профессиональ төркеме укучысы Евгения Кузьмина. Җитәкчеләре - Ләйлә Низамова. Коллекцияне сәнгать мәктәбенең бию төркеменә йөрүче яшь модельләр тәкъдим итте.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз