Пассажирлар арасында 60-80 яшьлек туристлар, туристик компания вәкилләре һәм экипаж әгъзалары булуы мәгълүм. Хәзерге вакытта 13-20 кешенең коткарылуы билгеле. Алар арасында теплоходның капитаны һәм баш инженеры да бар. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл җил-давыл аркасында килеп чыккан. Алар тоткарланган.
Коткару эшләре дәвам итә. Судно Хубэй провинциясендә баткан, дип яза http://intertat.ru
Нет комментариев