Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" наркотикларга каршы көрәш акциясе башланды

27 ноябрьгә кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы барачак. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекне дә актив катнашырга чакыра. Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү...

27 ноябрьгә кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы барачак. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекне дә актив катнашырга чакыра.

Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү фактларын хәбәр итә ала. Шулай ук "ышаныч телефоны" аша наркотикларга бәйлелек булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча сорауларга да мәгълүматлар алырга мөмкин. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак.

Акциянең беренче этабында наркоконтроль идарәсенә республика халкыннан 314 хәбәр кабул ителгән, 45 җинаять эше ачылган, наркотиклар кулланучы 97 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге чорда наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештәге 3000 бер тапкыр куллану өчен булган наркотик һәм психотроп матдә алынган.

Сорау һәм хәбәрләр көн саен тәүлек дәвамындагы режимда (843)274-43-45 "ышаныч телефоны" һәм район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 2-70-80 телефон номеры аша кабул ителә. Шулай ук хәбәрләрне kukmor-ovd@yandex.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Анонимлык гарантияләнә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев