Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызын үтергән әти кешене гомерлеккә утыртырга мөмкиннәр

    Дәүләт гаепләү вәкиле судтан 23 яшьлек Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сорады. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелә. ТР прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 20 маенда Казандагы бер фатирда исерек хәлдәге Лабенский һәм аның белән бергә торучы хатын-кыз арасында бәхәс...

    Дәүләт гаепләү вәкиле судтан 23 яшьлек Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сорады. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелә.
    ТР прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 20 маенда Казандагы бер фатирда исерек хәлдәге Лабенский һәм аның белән бергә торучы хатын-кыз арасында бәхәс чыга. Аларның кече яшьтәге кызлары әнисе кулында була. Лабенский 3 тапкыр йодрыгы һәм бер мәртәбә артсыз урындык белән кызның башына суга. Аннан соң ир-ат баланы әнисенең кулыннан тартып алып, башы белән өстәлгә бәрә, идәнгә ыргыта.

    Реклама

    Шушы хәлләрдән соң кыз бала ике көннән соң хастаханәдә җан бирә. Ир-ат гаебен тулысынча таныган.

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: