Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Купка мәктәбе балалары табигатьне яратып үсәләр

Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне аңлату - балаларга тәрбия бирүнең бик әһәмиятле өлеше. Без Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалында укучылар белән бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Туган як, туган авыл табигатен сакларга кирәклеген балаларга кечкенәдән үк төшендерергә тырышабыз. "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән сыйныф сәгатьләре эчтәлекле һәм җанлы...

Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне аңлату - балаларга тәрбия бирүнең бик әһәмиятле өлеше. Без Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалында укучылар белән бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Туган як, туган авыл табигатен сакларга кирәклеген балаларга кечкенәдән үк төшендерергә тырышабыз. "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән сыйныф сәгатьләре эчтәлекле һәм җанлы үтә. Без сулыкларның, болыннарның, урманнарның тормышыбыздагы роле, аларның сафлылыгы кеше кулында икәне турында сөйләшәбез. Яшәгән җиребезне ямьләндерүгә көчен биргән авылдашларыбызны үрнәк итеп куябыз. Балалар пластик шешәләрне, сок капларын, башка төрле чүпләрне теләсә кая ташлап калдыруның ярамый торган эш икәнен белеп үсәләр. Алар әти-әниләре белән үз йортлары тирәсен җыештырулары, чәчәкләр, агачлар утыртуда катнашулары турында күңелле итеп сөйлиләр. Санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән "Бердәм экологик дәрес" акциясендә дә актив катнаштык. Укучылар мәктәп территориясен җыештыру һәм ямьләндерүгә үзләренең кечкенә генә булса да өлешләрен керттеләр.

Фирдания БАСЫЙРОВА, укытучы

фото: http://st-dou44.ru/metodicheskaya-kopilka/neobkhodimost-produktivnykh-vidov-deyatelnosti-v-formirovanii-ko

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев