Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның яшь талантлары “Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваленең финал өлешенә үттеләр

Питрәчтә "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры узды. Анда Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән яшь башкаручылар чыгыш ясады. КУкмара рйаоныннан 150 бала катнашты. Кукмаралылар бик күп призлы урыннар белән кайттылар. Призлы урыннар алучыларның барысы да фестивальнең Казанда узган финал өлешендә чыгыш ясаячаклар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясе: 1...

Питрәчтә "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры узды. Анда Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән яшь башкаручылар чыгыш ясады. КУкмара рйаоныннан 150 бала катнашты. Кукмаралылар бик күп призлы урыннар белән кайттылар. Призлы урыннар алучыларның барысы да фестивальнең Казанда узган финал өлешендә чыгыш ясаячаклар.

"Вокаль ансамбльләр" номинациясе:

1 урын - "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе Венера Гыйләҗева), "Импульс" вокаль ансамбле (җитәкчесе Лилия Нурмеева) - уртанчы яшь төркеме; "Улыбка" вокаль ансамбле (җитәкчесе Лилия Нурмеева) - кече яшь төркеме;

2 урын - "Выше радуги" вокаль ансамбле (җитәкчесе Венера Гыйләҗева) - кече яшь төркеме, "Киндер сюрприз" вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе Миләүшә Закирова) - кече яшь төркеме.

"Вокал-соло" номинациясе:

1 урын - Ирек Хаммадиев, уртанчы яшь төркеме (җитәкчесе Лилия Хөснетдинова); Зоя Краснова, уртанчы яшь төркеме (җитәкчесе Миләүшә Закирова), Аделя Сабирова, кече яшь төркеме (җитәкчесе Миләүшә Закирова);

2 урын - Илзирә Зарипова, уртанчы яшь төркеме (җитәкчесе Лилия Нурмеева);

3 урын - Альбина Сәфәргалиева, кече яшь төркеме (җитәкчесе Зөлфия Шәймарданова), Эльза Сагеева, уртанчы яшь төркеме (җитәкчесе Венера Гыйләҗева).

"Конферансье" номнациясе:

1 урын - Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэты, кече яшь төркеме (җитәкчеләре Регина Ваккасова)

3 урын - Руслан Константинов, Анастасия Сабанчеева, Динара Галиева һәм Инсаф Вильданов дуэты, уртанчы яшь төркеме (җитәкчеләре Регина Ваккасова).

Балалар өчен сәхнә костюмнары тегүдә ярдәм күрсәткән укучыларның әти-әниләренә, район администрациясенә, металл савыт-сабалар заводына, Кукмара эшмәкәрләренә зур рәхмәт.

фото: http://chisped.ru/news/sozvezdie_joldyzlyk_2013/2013-03-02-165

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk