Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр” көне үткәрә

27 сентябрьдә, сәгать 9.00-18.00дә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында һәркем милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәп түләү тәртибе хакында белә алачак. Салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәрнең салым милке түләргә тиешлеге хакында, аның вакыты, куелган...

27 сентябрьдә, сәгать 9.00-18.00дә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрә.

Әлеге чара кысаларында һәркем милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәп түләү тәртибе хакында белә алачак. Салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәрнең салым милке түләргә тиешлеге хакында, аның вакыты, куелган ставкалар һәм ташламалар белән дә таныштырып, халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәчәк.

Салым инспекциясеннән килгән уведомлениеләрдә ялгышлар табылган очракта ул көнне урында ук гариза язып калдырырга мөмкин. Шулай ук салым органнары хезмәткәрләре салым түләүчеләргә Россия Федераль салым хезмәтенең Интернет-сайтына теркәлеп, аның аша түләүләр башкару мөмкинлеге хакында аңлатып, милек салымнары хакында лекция һәм семинарлар уздырачаклар.

фото: http://www.rnd.mfc61.ru/news/list/page/473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk