Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар “Нурлы Казан” фестиваленнән җиңү белән кайттылар

Казанда "Нурлы Казан" дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Геленджик һәм башка шәһәрләрдән килгән конкурсантлар арасында киеренке көрәш барды. Фестивальдән "Вокал-соло" номинациясендә Анастасия Сабанчеева (җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйләҗева) беренче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. "Нәфис...

Казанда "Нурлы Казан" дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Геленджик һәм башка шәһәрләрдән килгән конкурсантлар арасында киеренке көрәш барды. Фестивальдән "Вокал-соло" номинациясендә Анастасия Сабанчеева (җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйләҗева) беренче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. "Нәфис сүз"дә Ислам Шәйдуллин - беренче, ә Кира Петрова (җитәкчеләре - Россия гомумбелем бирүнең мактаулы хезмәткәре Регина Ваккасова) икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Уртанчылар яшь категориясендә Динара Галиева һәм Анастасия Сабанчеевалар дуэты шулай ук беренче дәрәҗә лауреат буларак танылды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен әти-әниләргә үзенең рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk