Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Казанда кәгазь самолет очырып кайттылар (+ФОТО)

Укучылар арасында кәгазь самолетлар очыру буенча Республика чемпионаты уздырылу хакында ишеткәч, мәктәп еллары, башлангыч сыйныфларда укыган вакытлар искә төште. Малайлар, тәнәфес җитүгә, үзләренең дәфтәр битеннән ясалган самолетларын очырырга тотыналар иде. Кызык бит: кемнекедер һавада озаграк тирбәлә, ә кемнекедер шул арада "борын"ы белән идәнгә кадала... -Балаларны техник иҗатка якынайту, инженерлык һөнәренә...

Укучылар арасында кәгазь самолетлар очыру буенча Республика чемпионаты уздырылу хакында ишеткәч, мәктәп еллары, башлангыч сыйныфларда укыган вакытлар искә төште. Малайлар, тәнәфес җитүгә, үзләренең дәфтәр битеннән ясалган самолетларын очырырга тотыналар иде. Кызык бит: кемнекедер һавада озаграк тирбәлә, ә кемнекедер шул арада "борын"ы белән идәнгә кадала...

-Балаларны техник иҗатка якынайту, инженерлык һөнәренә җәлеп итү максатыннан оештырылган чемпионатта да укучылар гап-гади кәгазьдән ясалган самолетлар очыру буенча үзләрен сынадылар, - ди Зур Кукмара урта мәктәбенең "Авиамодельләштерү" түгәрәге җитәкчесе Рамил Нигъмәтуллин. - Ярышта республиканың төрле белем йортларыннан 200гә якын укучы катнашты. Алар арасында район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Ядегәр мәктәбе укучысы Салават Усманов - икенче дәрәҗә, ә Зур Кукмара мәктәбеннән Салават Галимбеков өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Шушы ук мәктәптән Илсаф Газизуллин исә катнашучы сертификаты алып кайтты.

Рамил Нигъмәтуллин "Авиамодельләштерү" түгәрәген әле беренче елын гына алып бара. Алар агачтан, тимердән, кәгазьдән оча торган модельләр ясыйлар.

-Түгәрәккә самолетлар белән кызыксынучы 15ләп бала йөри. Модельләрне Интернет челтәреннән дә эзләп табабыз, үзебез дә уйлап чыгарабыз. Киләчәктә кәгазьдән ракеталар һәм пульт ярдәмендә оча торган самолет ясарга җыенабыз, - ди Рамил.

Мәктәптә "4" һәм "5" билгеләренә генә укучы, спортны яратучы, самолетларны үз итүче егет Салават Галимбеков белән дә сөйләшеп алдык.

-Без самолетларны кайчы һәм келәй кулланмыйча гына ясыйбыз. Чемпионатта да шулай иде. Анда "Атака", "Еракка очыру", "Тизлек һәм еракка очыру" кебек номинацияләрдә көч сынаштык. 50 метр ераклыктагы мишеньгә төшерү аеруча төгәллек һәм җитезлек сорады, - ди Салават. - Самолетны очыруның да үз кагыйдәләре бар. Әгәр "борын" өлешеннән кулың белән каты итеп тотсаң, ул үзеңнән ерак китмәскә мөмкин. Шуның өчен игътибарлы булу кирәк. Без түгәрәктә самолетлар ясап, аларны очырып барысына да өйрәнеп беттек инде. Ярышта да белемнәребезнең ярдәме зур булды.

Чемпионатта бер меңнән артык самолет очырылган, очуның суммар ераклыгы 5,3 чакрымны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk