Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарага Сахалиннан рәхмәт хаты килде

Балаларың турында яхшы сүз ишетүдән дә күңеллерәк ни бар икән? Әле ул мактау сүзен, ерак-еракларда - армия хезмәтендә булучы улың хакында бер белмәгән кеше - рота командиры әйтсә, күңел тагын да үсеп китә. Күкшел авылында яшәүче Флюра һәм Нурфаян Хәмәтдиновларга да уллары Рифат турында мотоукчылар ротосы командиры, лейтенант О. Абдерахмановтан...

Балаларың турында яхшы сүз ишетүдән дә күңеллерәк ни бар икән? Әле ул мактау сүзен, ерак-еракларда - армия хезмәтендә булучы улың хакында бер белмәгән кеше - рота командиры әйтсә, күңел тагын да үсеп китә.

Күкшел авылында яшәүче Флюра һәм Нурфаян Хәмәтдиновларга да уллары Рифат турында мотоукчылар ротосы командиры, лейтенант О. Абдерахмановтан җылы эчтәлектәге хат алынган.

"Хөрмәтле Флюра Мәгъсүм кызы һәм Нурфаян Гәрәфетдинович! Сезгә улыгыз Рифат Хәмәтдинов хезмәт итә торган 71435 часть командованиесе мөрәҗәгать итә, - диелә хатта. -Улыгызны тәрбияләгән өчен сезгә тирән рәхмәт хисләребезне белдерәсебез килә. Ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Намуслы, дисциплиналы, тырыш, принципиаль хәрби хезмәткәр ул. Командование һәм үзләренең иптәшләре арасында ул зур авторитетка ия, авыр минутларда дусларына һәрвакыт ярдәмгә килә. Югары һөнәри әзерлеге өчен үз подразделениесе офицерлар составының хөрмәтен казанды".

Солдатка баручы егетләрне бер нәрсә борчый: кая эләгермен, нинди часть булыр? Рифатка да армиягә чакыру кәгазе 18 яше тулган көнне бирелә. Янилдәге аграр көллиятне тәмамлап, тракторчы-машинист һөнәрен алган егеткә исә туган нигезеннән меңнәрчә чакрымнар ераклыкта булган Сахалин өлкәсендә - Көньяк Курилның Кунашир утравында хезмәт итәргә насыйп була. Хаттан күренгәнчә, якташыбыз сынатмаган, берничә ай эчендә командирларының да, иптәшләренең дә хөрмәтен яулаган. Тиздән бер ел элек илебезне сакларга алынган егетләр армиядән кайта башларлар. Рифатка да хәрби хезмәтен тутырып, исән-сау туган ягына аяк басарга, шатланып-сөенеп әти-әнисе, туганнары белән күрешергә язсын.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара рәхмәт хаты Күкшел командир

erid: 2VtzqxWHLUk