Кукмарага кыш килде
Ниһаять, бүген декабрь кыш ае булуын күрсәтте. Ай-һай, суык!!! Озак көттереп, аз булса да кар яуды. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә бераз җылы булачак. Температура көндез минус 14, болытлы һава, кар - безне иртәгә менә шундый һава торышы көтә. Ә берсекөнгә тагын да җылырак: көндез 4, кичкә 1генә градус салкынлык булачак....
Ниһаять, бүген декабрь кыш ае булуын күрсәтте. Ай-һай, суык!!! Озак көттереп, аз булса да кар яуды. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә бераз җылы булачак. Температура көндез минус 14, болытлы һава, кар - безне иртәгә менә шундый һава торышы көтә. Ә берсекөнгә тагын да җылырак: көндез 4, кичкә 1генә градус салкынлык булачак. Көн болытлы булып, кар явачак. Җомга көнне исә тагын суытырга исәпли: көндез 14, кичкә 20 градуска кадәр төшәчәк. Һава торышының мондый кискен үзгәрешләренә саулыгыбыз чыдасын гына! Нихәл итәсең: кемнәргәдер кан басымын үлчәп торырга, дару төймәләрен йотарга туры киләчәк. Кемнәрдер күтәренке күңел белән чаңгы-чаналарын, тимераякларын хәстәрләп куяр. Эх, аклыгы, бураннары, чеметеп борынны кызарта торган суыклары, рәхәтләнеп кардан шуу мөмкинлеге белән ямьле дә соң инде ул кыш!
фото: http://paintball-club.com.ua/kak-uberech-zdorove-v-holodnoe-vremya-goda.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев