Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан салкыннар әлегә китәргә теләми

Республикабызда көтелмәгән салкыннар урнашты. Бу вакытка хас булмаган аномаль суыкларны арктик циклон алып килгән. Синоптиклар белдерүенчә, мондый һава торышы 27 октябрьгә кадәр сакланачак. Иртәгә, ягъни 25 октябрьдә салкынлык 18 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлана. Җылы киемнәрегезне шкафлардан чыгаргансыздыр инде. Кибетләрдән җылы туннар алучылар да күп күренә бу арада. Белгечләр әйтүенчә,...

Республикабызда көтелмәгән салкыннар урнашты. Бу вакытка хас булмаган аномаль суыкларны арктик циклон алып килгән. Синоптиклар белдерүенчә, мондый һава торышы 27 октябрьгә кадәр сакланачак. Иртәгә, ягъни 25 октябрьдә салкынлык 18 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлана. Җылы киемнәрегезне шкафлардан чыгаргансыздыр инде. Кибетләрдән җылы туннар алучылар да күп күренә бу арада. Белгечләр әйтүенчә, быел безне аеруча суык кыш көтә. Димәк, киез итек сатып алучылар артачак. Районыбызда итек басучылар күп булганлыктан, аларның товарлары үтәчәк, дип алар өчен алдан ук сөенеп торабыз. Зыянлы чималдан тегелгән сапогиларны салып, итек кисәк, үзебезнең дә аякларыбызга файдасы булыр. Хәер, суыклардан курыкмый безнең халык: инде чаңгыларын әзерләп, кышны зарыгып көтүчеләр дә җитәрлек.

фото: http://www.nv.kz/2011/12/21/24554/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk