Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада юл фаҗигасе: КамАЗның ычкынып киткән прицебына машина һәм мотоцикл бәрелгән

3 июль көнне, көндезге сәгать 11.40та Кукмараның әйләнеп узу юлында (объезд) коточкыч юл фаҗигасе булды. Кукмарадан Шәмәрдән ягына таба баручы КамАЗ шоферы Юл йөрү кагыйдәләренең 2.3.1 пунктларын боза, юлга чыгар алдыннан транспортның төзеклеген тикшерми. Шул сәбәпле, КамАЗ прицебы тоташтырылган урыныннан ычкынып китә һәм юлның каршы як полосасына чыга. Нәтиҗәдә әлеге...

3 июль көнне, көндезге сәгать 11.40та Кукмараның әйләнеп узу юлында (объезд) коточкыч юл фаҗигасе булды. Кукмарадан Шәмәрдән ягына таба баручы КамАЗ шоферы Юл йөрү кагыйдәләренең 2.3.1 пунктларын боза, юлга чыгар алдыннан транспортның төзеклеген тикшерми. Шул сәбәпле, КамАЗ прицебы тоташтырылган урыныннан ычкынып китә һәм юлның каршы як полосасына чыга. Нәтиҗәдә әлеге прицепка "Урал" мотоциклын буксирга алган "Шкода Фабия" автомобиле килеп бәрелә. Юл һәлакәтендә "Шкода Фабия" шоферы һәм мотоцикл йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алалар.

КамАЗ шоферы 53 яшьлек, Самара өлкәсендә яши. "Шкода Фабия" шфоеры - 18 яшьлек, мотоциклчы - 20 яшьлек. Икесе дә Вятка Аланыннан.

Бу хакта ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk